Татарстан Берлинда “Яшел атна” күргәзмәсендә үз стендын күрсәтте

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

2020  елның  17 - 26 гыйнварында Берлинда (ФРГ) 85 нче «Яшел  атна 2020» (International Green Week Berlin) халыкара күргәзмә-ярминкәсе  уза, анда,  гадәттәгечә, азык-төлек  сәнәгате һәм бакчачылык өлкәсендә  ирешелгән  дөньякүләм казанышлар күрсәтелә.      Росси Федерациясе  күргәзмәдә  5 мең кв. метрдан  артыграк  мәйданда    зур  күләмле     экспозиция  күрсәтте.  Анда  илнең   18 төбәге  үзләренең  иң яхшы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек продукциясен – икмәк  һәм  кондитер әйберләрен, балык һәм диңгез    продуктларын, яшелчә  һәм җиләк-җимешләр, үсемлек  мае, бал, шәраб һәм башка товарларын   презентациялиләр.

Россия  Федерациясенең  иң зур  халыкара  азык-төлек  күргәзмәсендә  катнашуы  үзебезнең  агросәнәгать комплексы  казанышларын  күрсәтергә  мөмкинлек  бирә, шулай  ук  Россия  җитештерүчеләре һәм  бөтен  дөньядан авыл  хуҗалыгы  товарлары сатып  алучылар  арасында  үзара  файдалы  хезмәттәшлек  урнаштырырга   ярдәм  итә.  

Татарстан экспозициясендә “Татарстан  кулланучылар  оешмалары  берлеге”нән  («Татпотребсоюз»дан)  ашамлык   продуктлары,   татар ризыклары,   кондитер әйберләре,  «Майский»  теплица комбинаты» ҖЧҖеннән яшелчәләр һәм яшел  тәмләткечләр, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖеннән май   продукциясе, майонезлар, кетчуплар һәм  джемнар, «Татспиртпром» ААҖеннән  ликер-аракы продукциясе, «Агрокөч» ҖЧҖеннән («Чаллы Бройлер» ҖЧҖ,   «Чаллы Сөт»)  һәм «Ак Барс» ХК ААҖеннән («Пестречинка» ҖЧҖ,   «Зеленодольск  сөт комбинаты») казылыклар   (тавык итеннән) һәм сөт  продукциясе  куелган.  

 Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы экспозициясендә  күргәзмә ачылган  көнне  Россия авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Сергей Левин булды. ул  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров белән  бергә  Татарстаннан   китерелгән продукцияне  зур  кызыксыну  белән  карады.  

Марат Җәббаров шулай  ук халыкара  күргәзмәнең  эш программасы  кысаларында  берничә  эшлекле  очрашу  уздырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International