Альберт Кәримов: «Татарстан белән Германия арасындагы хезмәттәшлекнең озын тарихы бар, ул тышкы икътисадый эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора»

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Талант һәм уңыш» мәгариф фондының сәнгать җитәкчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Яклар төрле юнәлешләрдә, шул исәптән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, сәнәгать, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрдә дә, хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Германия арасындагы хезмәттәшлекнең озын тарихы бар, ул Татарстан Республикасы тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Соңгы елларда Татарстан белән Германия арасындагы мөнәсәбәтләр нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, медицина һәм башка өлкәләрдә дә уңышлы үсә.

«Татарстан Республикасы актив рәвештә ГФР белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерә. Безнең Саксония, Тюрингия, Бавария кебек федераль җирләр белән ныклы кооперация элемтәләре булдырылды», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International